«Балалар һәм Интернет»
4 нче февраль көнне Көшкәтбаш авыл китапханәсендә «Балалар һәм Интернет» дип исемләнгән китапханә дәресе үткәрелде. Чараның максаты укучыларны интернеттан дөрес һәм нәтиҗәле файдаланырга өйрәтү.Укучылар үзләре ту-рында интернет аша берниниди дә мәгълумат бирмәскә кирәклеген төшенделәр. Яңа дуслары барлыкка килсә әти-әниләр белән киңәшләшү кирәген аңладылар, викторина сорауларына җавап бирделәр. Чарада 7 бала катнашты.