Кушкетбашская сельская библиотека - филиал № 13

“Татарстан дигән Ватаным бар”

Көшкәтбаш авыл китапханәсендә “Татарстан дигән Ватаным бар” дип исемләнгән квест-уен үткәрелде. Әлеге чарада  8укучы катнашты. Балалар үзләренең Татарстаныбыз турындагы белемнәрен тикшерделәр. Татарстан районнары, татар халкының уен кораллары турында табышмакларга җаваплар таптык. Татар халкы-әдәпле, дөрес сүзле, пакь халык. Кемнең күпме  мәкаль белгәнен ачыкладык.“Сорау миннән,җавап сездән” уенында  Татарстан турында викторина сорауларына җавап таптык.  Кем тизрәк җыя? уенын уйнап, өлеш кисәкләрдән Казандагы  истәлекле урыннарны җыйдык.