“Онытырга мөмкин түгел”
21 гыйнварь көнне Көшкәтбаш авыл китапханәсендә “Онытырга мөмкин түгел” дип исемләнгән мәгълүмат сәгате үтте. Чара Ленинград блокадасы өзелүгә 76 ел булу уңаеннан үткәрелде.Укучылар блокада вакытында балаларга, өлкәннәргә дә авыр булганын белделәр. Күпләр ачлыктан (1941елның декабренда ипи күләме 125 грамм була ), суыктан үлә. “Хәтер яши: йөрәктә һәм китапта” дигән китап күргәзмәсе төзелде. Күргәзмәгә сугышчан поэзия, әдәбият, газет-журналлардан бу вакытның авырлыгын чагылдырган мәкаләләр куелды, өзекләр укыдык.Герой шәһәрләр буенча виртуаль сәяхәт иттек. Чарада 10 укучы катнашты.