Кушкетбашская сельская библиотека - филиал № 13

“Сугыш кайтавазы”

9 декабрьдә Россиядә Ватан Геройлары көне билгеләп үтелә. Әлеге истәлекле дата Россия Федерациясе Дәүләт  Думасы тарафыннан  2007 елдан  билгеләнгән. Бу көнне без Советлар Союзы Геройларын,  Россия Геройларын, Дан ордены һәм Изге Георгий ордены кавалерларын  хөрмәтлибез.  Көшкәтбаш  авыл  китапханәсендә 9нчы декабрь көнне  “Сугыш кайтавазы” дигән  хәтер сәгате  уздырылды. “Батырларны барлар вакыт..!”китап күргәзмәсе төзелде.Китап күргәзмәсенә китапханә фондында булган герой-солдатлар,  Бөек Ватан сугышын чагылдырган китаплар куелды. Укучыларга "Батырлар китабыннан" файдаланып, Бөек Ватан сугышында батырлыклар күрсәткән геройлар турында сөйләнде, “Хәтер” китабыннан сугышта катнашучы авылдашлар хакында мәгълүмат бирелде, бәйрәмнең тарихы белән таныштылар