Кушкетбашская сельская библиотека - филиал № 13

“СПИД- гасыр бәласе”

3 нче декабрь көнне, без замананың иң яман чире булган- СПИД турында сөйләштек, “СПИД- гасыр бәласе” дигән темага әңгәмә үткәрдек. Һәркем начар гадәтләрнең күп кенә авырулар сәбәбе булуын аңларга тиеш. Китапханәдә “Зарарлы гадәтләрдән сакланыйк” китап күргәзмәсе оештырылды. Анда куркыныч авыруларга китерүче начар гадәтләрне профилактикалау һәм алар белән көрәш турында әдәбият тәкъдим ителде. Укучылар саулык, сәламәтлек турында мәкальләр һәм әйтемнәр белән таныштылар, сорауларга җавап бирделәр. Чарада 7 укучы катнашты.