”Алар Җиргә Җиңү китерде”
6нче май көнне Көшкәтбаш авыл китапханәсендә укучыларга хәрби-патриотик тәрбия бирү,сугышның һәр гаилә өчен фаҗига булуын күрсәтү, Бөек Ватан сугышы турындагы белемнәрне тулыландыру, тыныч тормышның кадерен белү, өлкәннәрне хөрмәт итәргә өйрәтү максатыннан ”Алар Җиргә Җиңү китерде” дип исемләнгән, сугыш чорын чагылдырган әдәби әсәрләрне кычкырып уку оештырылды.“Китап ача сугыш дәһшәтен”- китап күргәзмәсе төзелде.
Укыган әсәрләр: Ф.Маркуша “Я- солдат,и ты солдат”, Книга “Был трудный бой...”,Ә.Еркәй ”Комсомолка Гөлсара”, Н.Каштан “Әрем исе”,Г.Кутуй “Берлинга юлында очрашу”,Е.Благинина “Почему ты шинель бережёшь?”,А.Әхмәт “Солдат абыйлар турында хикәяләр”, Ф.Шакирова “Мәңгелек ут”.