“Татар халкының милли киемнәре”
Укучыларны татар халкына хас булган милли киемнәрнең үзенчәлеге белән таныштыру; милли традицияләр нигезендә ятучы кыйммәтле, милли, әхлаклы сыйфатларны саклау,эстетик тәрбия бирү максатыннан 28 майда “Татар халкының милли киемнәре” – дигән мәгълүмат сәгате үтте. Безнең ата-бабаларыбыздан рухи мирас белән бергә матди мәдәният өлкәсенә караган мирас та калган. Шундыйларның берсе — халыкның өс киеме. Өс киеменең бик борынгы төрләре, әлбәттә, безгә килеп җитмәгән. Ә инде җиткән кадәресе халкыбызның кабатланмас иҗади көчкә ия булуын күрсәтә. Гасырлар буена халык бу эшкә үзенең кул көчен генә түгел, бәлки матурлыкка омтылышын, хыялын, эстетик зәвыгын да салган.