“Яңа китаплар белән таныш”.
19 нчы июль көнне Көшкәтбаш авыл китапханәсендә “Яңа китаплар белән таныш” - китап күргәзмәсе төзелде. Яңа гына табадан төшкән кызыклы китаплар, татар милләтенең тарихын ачкан, гомумән алганда һәркемнең күңеленә ятышлы әдәби һәм фәнни әсәрләр үз укучысын табар. Китапларны тәкъдим итү йөзенән укучыларга шигырьләр, өзекләр укылды,әңгәмә үткәрелде. Яңа китаплар белән укучыларны таныштыру барышында күргәзмәдән 14 китап бирелде.