Кушкетбашская сельская библиотека - филиал № 13

“Әфган җире - канлы үлән”

18 февраль көнне  Көшкәтбаш авыл китапханәсендә “Әфган җире -  канлы  үлән” дигән күзәтү  үткәрелде. Әфганстан сугышы  турында күп белешмә бирелде.  Ил чакыргач, дөнья тынычлыгы өчен интернациональ бурычларын үтәргә барып, сугыш фаҗигасен үз күзләре белән күргән, көрәшкән ир-егетләребез арасында авылдашларыбыз Сибгатуллин Миннехан һәм Хасанов Габделнур  бар. Без алар белән горурланабыз.  Чарада 8 укучы катнашты.