Кушкетбашская сельская библиотека - филиал № 13

«Балалар һәм Интернет»

14 февраль  көнне Көшкәтбаш авыл китапханәсендә  Куркынычсыз Рунет атналыгы кысаларында «Балалар һәм Интернет» дип исемләнгән китапханә дәресе үткәрелде. Чараның максаты укучыларны  интернеттан дөрес  һәм нәтиҗәле файдаланырга өйрәтү. Укучылар үзләре турында интернет аша берниниди дә мәгълүмат бирмәскә кирәклеген төшенделәр. Яңа дуслары барлыкка килсә  әти-әниләр белән киңәшләшү кирәген аңладылар, викторина сорауларына җавап бирделәр. Чарада 7 укучы катнашты