Кушкетбашская сельская библиотека - филиал № 13

“Үткәннәр- йөрәктә”

23  гыйнварь көнне Көшкәтбаш авыл китапханәсендә “Үткәннәр- йөрәктә” дип исемләнгән мәгълүмат сәгате үтте. Чара Ленинград блокадасы өзелүгә 75 ел булу уңаеннан үткәрелде.Укучылар блокада вакытында балаларга, өлкәннәргә дә авыр  булганын белделәр. Күпләр ачлыктан (1941елның декабренда ипи күләме 125 грамм була ), суыктан  үлә. “Хәтер яши: йөрәктә һәм китапта” дигән китап күргәзмәсе төзелде. Күргәзмәгә сугышчан поэзия, әдәбият, газет-журналлардан бу вакытның авырлыгын чагылдырган мәкаләләр куелды. Герой  шәһәрләр  буенча сәяхәт иттек. Чарада 11 укучы катнашты.