Княбашская сельская библиотека - филиал № 11

Яңалык

"Ак болыттай балачагым"

"Ак болыттай балачагым" дип исемләнгән күргәзмәдә җәй турында шигырьләр,хикәяләр,шулай ук табигать турында китаплар,журналлар белән танышырга була.

"Җәйге ялым китап белән"

Җәйге ялым китап белән" Җәйге китапханәдә урта буын китап укучылар өчен китапханәгә яңа кайткан китаплар тәкъдим ителде.

»Нарко-стоп " -Кисәтү-әңгәмә

Китапханәче укучыларны тәмәке тартуның, алкоголь куллануның, наркомания һәм токсикоманиянең куркынычлыгы турында мәгълүматлар, зарарлы гадәтләрне кисәтү буенча киңәшләр тупланган әдәбият белән таныштырды

"Сугыш дәһшәтен китап сөйли"

Китапханәдә 22 июнь- Хәтер һәм кайгы көненә карата "Сугыш дәһшәтен китап сөйли" дип исемләнгән күргәзмә эшли.

Свеча памяти

22 июньдә бөтен дөнья кешеләре, Бөек Җиңү өчен үз гомерләрен корбан иткәннәрне искә алу өчен, төнге тынлыкта шәмнәр кабыза.

"Данлы илем,Роосия"-мәгълүмат сәгате

12 июнь көнне Россия көненә багышланган "Данлы илем,Россия" дип исемләнгән мәгълүмат сәгате «С чего начинается Родина?" »җырын тыңлаудан башланды.

“Күңелем тамчылары ”-шигърият кичәсе

Кенәбаш авыл клубында китапханә белән берлектә якташ шагыйрәбез Мәгъмүрә апа Хөрмәтуллина белән “Күңелем тамчылары ” дип исемләнгән әдәби-кичә-шигырь сөючеләр кичәсе үтте.

"Язмышларга буйсынмас җан"-әдәби сәгать

Күренеклеязучыбыз Фәнис Яруллинныңтууына февральаенда 87 елтулды .Шулуңайдан китапханәдә “Әдәби хәят “ түгәрәгенә йөрүче өлкәнкитапу кучылар белән “Язмышларга буйсынмас җан” дип аталган әдәби сәгать уздырылды

"Бөек мәгърифәтче"-күргәзмә-портрет

2025 елның 14 февралендә бөтен гомерен, бөтен талантын татар халкына багышлаган күренекле татар галиме — энциклопедисты, тарихчысы, этнографы, әдәбиятчысы, тел белгече Каюм Насыйри тууына 200 ел тулды.

"Җиңү ашы"-акция

Районыбызда баручы "Җиңү ашы' акциясе кысаларында китапханәдә өлкән китап укучыларыбыз ярдәмендә йорт токмачы җәелде.Т