"И туган тел,и матур тел"
Мәшһүр шагыйребез Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан, агымдагы ел республикабызда Тукай елы дип игълан ителде.
Милләте өчен янып яшәгән, кыска гына гомерен мәңгелеккә әйләндергән бөек шәхесебезнең тормыш юлы, әдәби һәм рухи мирасы, чордашлары калдырган истәлекләре китапханәдә төзелгән күргәзмәдә урын алды. Әлге күргәзмә “Тукай эзләреннән “дип атала. Ул “И туган тел,и
матур тел”, “Без-Тукай шәкертләре “,Милләтемнең кояшы син,и моңлы,нурлы Тукай" дип исемләнгән бүлекләрдән тора. Һәрбер китап укучы күргәзмә белән танышып, Тукай эзләрен барлап, үзенә рухи азык ала ала.