Княбашская сельская библиотека - филиал № 11

“Андерсенның тылсымлы дөньясы” -литературный час

   Ел саен, 2 апрельдә, Даниянең бөек әкиятчесе Ханс Христиан Андерсенның туган көнен   билгеләп үтәләр. Андерсенның шәфкатьлелеккә һәм мәхәббәткә өйрәтүче әкиятләре безгә балачактан ук билгеле.  2 апрель көнне китапханәдә  “Андерсенның тылсымлы дөньясы”  дип исемләнгән әдәби сәгатьтә  балалар иҗади биремнәрдә катнаштылар, әкиятләрнең исемнәрен атадылар.  Чара барышында балалар язучының әсәрләре буенча сәяхәт иттеләр, аның әкият геройларын ничек уйлап табуы турында белделәр,   бергәләп викторина сорауларына җавап бирделәр,  әкияттән өзек укып,аның нинди  әкият икәнен  белделәр.Әкиятләренә рәсемнәр ясадылар.