"Хәтер мәңгелек"
19 апрель-геноцид корбаннарын искә алып китапханәдә яшьләр өчен “Хәтер мәңгелек” дип исемләнгән хәтер дәресе үткәрелде. Яшьләр илебез тарихындагы куркыныч битләр — миллионлаган гомерне өзгән геноцид, Ленинград блокадасы, сугыш елларының фаҗигаләре, тыныч халыкка карата кылынган ерткычлык, концлагерьлар, сугыш һәм җинаятьләрнең иң каты өлешенә эләккән балаларның коточкыч язмышлары турында искә төшерделәр. “Последнее дело Берлаха” дип исемләнәгән кинофильмнан өзек карадылар.Әлеге вакыйгага багышланган китаплар белән таныштылар.