"Без бит Тукай оныклары"
Бу көннәрдә татар яшәгән һәрбер җирдә Тукай көннәре үтә.Кенәбаш балалар бакчасында да нәни китап укучыларыбыз өчен "Без бит -Тукай оныклары" дип исемләнгән әдәби иртә булып узды.Балалар шагыйрьнең шигырьләрен сөйләделәр,тормыш юлы,иҗаты белән таныштылар.Табышмакларга җаваплар бирделәр.Тукай әкиятләренә рәсемнәр ясадылар.