“Россия-ватаным минем” мәгълүмәти иртә
12 июньдә илебездә Россия көне билгеләп үтелә. Бәйрәм уңаеннан Кенәбаш балалар бакчасында “Россия-ватаным минем” дип исемләнгән мәгълүмәти иртә үткәрелде. Чара барышында балалар дәүләт гимнын тыңлап киттеләр. Россиянең рәсми һәм рәсми булмаган символларын белделәр, табышмакларга җаваплар таптылар.Рус халык уеннарын уйнадылар. Төсле кәгазьләрдән Россия флагын ясадылар.