Княбашская сельская библиотека - филиал № 11

"Тукай эзләреннән"-әдәби сәгать

Бөек шагыйребез Г.Тукайның тууына 140 ел тулу унаеннан,Кенәбаш башлангыч мәктәбенең 1-4 сыйныф укучылары өчен "Тукай эзләреннән " дип исемләнгән әдәби кичә үткәрелде. Укучылар белән шагыйрьнең балачагы, тормыш юлы, иҗаты белән танышып киттек. Балалар “Йолдызлы сәгать “ уенында катнаштылар. Аның иҗаты буенча бирелгән биремнәргә ,сорауларга җаваплар бирделәр. Шагыйрьнең шигырьләрен укыдылар. Г.Тукайның балачагы,үсмер еллары,иҗаты турында видеоязма һәм әкиятләренә нигезләнеп ясалган мультфильмнар карадылар. Кичәбез бөек шагыйребезнең “Туган тел” җыры белән тәмамланды .