"Ромашковое счастье"
Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан оештырылган чаралар кысаларында китапханәдә "Ромашковое счастье"китап күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмә ныклы гаилә мөнәсәбәтләре темасына багышланды һәм үз эченә мәхәббәт, наз, тугрылык һәм үзара аңлашу төшенчәләрен ачып бирүче әдәбиятны алды.
Күргәзмәдә мәхәббәт турындагы классик әсәрләр дә, шулай ук гаилә психологиясе буенча заманча әдәбият та, бәйрәмнең тарихы һәм традицияләренә багышланган басмалар да урын алды. Укучылар өчен күргәзмәгә күзәтү үткәрелде һәм китаплар тәкъдим ителде.