«Гаилә – бәхет утравы»
"Наз" тернәкләндерү үзәгендә урнашкан күчмә китапханәдә «Гаилә – бәхет утравы» дип исемләнгән музыкаль-әдәби кичә узды. Әлеге кичә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан традицион гаилә кыйммәтләрен популярлаштыруга һәм гаилә институтын ныгытуга юнәлдерелде. Кичәдә катнашучылар бәйрәмнең тарихы һәм традицияләре турында белделәр, мәхәббәт һәм тугрылык турындагы шигырьләрне, җырларны һәм классик әсәрләрдән өзекләр тыңладылар.Парлы гаиләләр белән күңелле һәм мавыктыргыч уеннар уйналды.
Елмаюлар һәм яхшы кәеф белән тулы җылы һәм шатлыклы кичә һәркемнең күңеленә хуш килде.