«Хәтер шәме» акциясе
Традиция буенча, Ватан иреге өчен сугышларда һәлак булган герой- авылдашларга хөрмәт күрсәтү йөзеннән, авылдаш сугышчылар һәйкәле янында «Хәтер шәме» акциясе узды. Кайгылы датага багышланган бу чарада кулларда җилфердәгән утлар Җиңүче буынга тирән хөрмәт, чиксез рәхмәт һәм мәңгелек хәтер символы булып торды.