Ципьинская сельская библиотека - филиал № 1

«Үткәннәргә күз салыйк»

«Үткәннәргә күз салыйк» исеме астында сәяхәт Пушкин картасы кысаларында уздырылды.

Музейга экскурсия — ул башка дөньяга яки чорга сәяхәт. Музейлар тарихи үткән, бүгенге һәм киләчәк белән бәйле. Авыл китапханәсендәге мини-музейда кызыклы экспонатлар, борынгы фотосурәтләр альбомнары һәм иске әйберләр саклана. Яшь буын биредәге экспонатлар белән  кызыксындылар, анда алар әйберләрне карап кына калмадылар, ә куллары белән тотып, аларны эшләтеп тә карый алдылар. Иске әйберләр юкка чыга, ләкин аны белергә һәм сакларга кирәк. Ул изгелек белән сугарылган, ә бу безнең көннәрдә аеруча мөһим, балалар һәм яшьләр өчен бигрәк тә актуаль.