"Минем илем - минем Россиям" - музыкаль –патриотик микс
12 июньдә – меңъеллык тарихлы, бай мираслы, үзенең иксез-чиксез киңлекләрендәге күп милләтләрне һәм мәдәниятләрне берләштергән дәүләт көнен билгеләп үтәбез. Әлеге истәлекле көн уңаеннан «Наз» тернәкләндерү үзәгендә сәламәтлекләрен ныгытучылар өчен "Минем илем - минем Россиям" исеме астында музыкаль –патриотик микс уздырылды. Биредә сәламәтлекләрен ныгытучылар белән бәйрәм көненең тарихына тукталып, әңгәмә корылды, шушы көнгә карата әзерләнгән викторина сорауларына җаваплар чишелде. Шулай ук матур җырлар, шигырьләр яңгырады. Биюләр башкарылды.