Ципьинская сельская библиотека - филиал № 1

“Син яшәрсең, мең яшәрсең, Син- шагыйрьләр солтаны” -әдәби альманах

“Син яшәрсең, мең яшәрсең, Син- шагыйрьләр солтаны” исеме астында уздырылган әдәби альманахта укучылар Галимҗан Гыйльмановның “Тукайның мең сере” исемле китабы белән таныша алдылар. Шагыйрьнең 140 еллыгы уңаеннан әзерләнгән бу тупланмада язучы, әдәбиятчы Г. Гыйлҗманов моңа кадәр мәгълүм булган, шулай ук кайбер яңа материаллар, истәлекләр нигезендә Тукайга үз мөнәсәбәтен белдерә, аның тормышы, иҗаты, шәхесе хакында җыйнак кына әдәби – публицистик парчалар тәкъдим итә. Укучылар әлеге китап белән танышып үзләренә янәдән кызыклы мәгълүматләр ала алдылар. Шулай ук "Тукайны бергәләп укыйбыз. Читаем Тукая вместе" республика проекты кысаларында шагыйрьнең “Шүрәле” әкият – поэмасы укылды.