«Мир великого поэта»
6 июнь - Россиядә Пушкин көне. Әлеге көн уңаеннан «Мир великого поэта» исеме астында әдәби вернисаж уздырылды. Биредә укучылар шагыйрьнең тормышы һәм иҗатына багышланган Щеголев П.Е.ның “Дуэль и смерть Пушкина”, Благой Д.Д. “Душа в заветной лире”, О. Тихонова “Пророк. История Александра Пушкина”, Фейнберг “Незавершенные работы Пушкина” китаплары белән таныша алдылар. Шигырь, поэма, әкиятләрен искә төшерделәр. Әлеге әдәби вернисажның үзенчәлеге - шагыйрьнең 1887 елда басылган китабы белән тулыландырылуы булды. Әлеге басма “Халыклар дуслыгы” музее хезмәткәрләрен дә битараф калдырмады, алар өчен аеруча кызыклы, файдалы булды. Күргәзмә алдында шагыйрьнең “Няне”, “Зимнее утро”, “Я вас любил...”, “Узник” шигырьләре, поэмалардан өзекләр укыдылар. Күргәзмә алдында укучыларга күзәтү үткәрелде.