Ципьинская сельская библиотека - филиал № 1

"Сабантуй бизәкләре"

Июнь башы – Сабантуйлар чоры. Сабантуй мәйданына бүләк җыю йоласы төрле җирдә төрлечә аталып, төрлечә сакланып калса да, барыбыз да аны көтеп ала. Чепья мәдәният йорты коллективы,авыл китапханәчесе һәм авыл яшьләре белән берлектә әнә шулай күркәм гадәт буенча авыл урамнары буенча Сабантуйга бүләк җыю уен – көлке, җыр – бию белән оештырылды. Авыл халкы капка төпләрендә матур өстәл табыннары әзерләп каршы алдылар. Шушындый матур чараларның максаты-  яшьләребезне милли рухта, үткәннәрне онытмыйча, милли бәйрәм һәм йолаларны өйрәнүгә этәргеч ясау.