”Китапханә- кичә, бүген, иртәгә”
27 май Гомумроссия китапханәләр һәм китапханә хезмәткәрләре көне. Әлеге бәйрәм - ул безнең китап укучыларыбызның да бәйрәме. Шул уңайдан китапханәдә ”Китапханә- кичә, бүген, иртәгә” исеме астында китапханә көне уздырылды. Биредә гомерләрен китапханә эшенә багышлаган ветеран китапханәчеләрне күрү үзе зур шатлык булды. Алар кызыклы хәтирәләр белән уртаклаштылар, заманча китапханә нәрсә ул, киләчәктә ул нинди булачак? дигән темаларга өлкәннәребез үзләренең фикерләрен дә белдерделәр. Укучылар китапханәгә кайткан яңа китаплар, китапханәдәге истәлекле ядкәрләр белән таныштылар. Борыңгы заманның беренче китапханәләре турында кызыклы мәгълуматләр, китапханәләр турында кызыклы фактларны белделәр. Биредә шулай ук укучылар белән Бөек татар шагыйре Габдулла Тукай истәлеген һәм иҗади мирасын мәңгеләштерү максатыннан "Тукайны бергәләп укыйбыз. Читаем Тукая вместе" республика проекты кысаларында шагыйрьнең “Эш беткәч уйнарга ярый” шигыре укылды.