Ципьинская сельская библиотека - филиал № 1

«Годы великих испытаний»

Сугыш елларын бөтен нечкәлекләре белән күзалларга безгә ярдәмгә китаплар килә. Яшь буын укучыларын сугыш тарихы, кешеләрнең батырлыклары белән таныштыру һәм илнең героик үткәне турындагы истәлекне саклау максатыннан «Годы великих испытаний» исеме астында китап күргәзмәсе эшләде. Күргәзмәдә китапханә фондында булган, сугыш темасын чагылдырган тарихи һәм әдәби китаплар тәкъдим ителде.  Алар арасында “Татарстан в годы Великой Отечественной войны”, 3 томнан торган «Живая память», «Герои Советского Союза», «Хәтер.Память”, “Солдат хатлары”, Әлфия Шамованың “Ут эчендә туган матбугат” , Хәйдәр һәм Айдар Басыйровның “Ватанга тугры калдылар”, Софья Хамидуллинаның “И помнит мир спасенный..”  китаплары урын алды. Ә инде,1945 елда басылган “Правда” газетасының нөхсәсе укучылар тарафыннан аерым игътибарга лаек булды. Күргәзмә алдында укучылар белән әңгәмә уздырылды.