Ципьинская сельская библиотека - филиал № 1

"Георгиевская ленточка» -Бөтенроссия акциясе

Җиңү бәйрәме уңаеннан Бөтенроссия  «Георгиевская ленточка» “Георгий лентасы” акциясе старт алды. “Георгиев лентасы” – ул безнең азатлыгыбызны яулап көрәшкән сугышчыларның хәтере һәм бердәмлегенә ихтирамлык символы. Әлеге акциягә китапханә укучылары да бик теләп кушылдылар. Үзәк урамда һәм китапханәдә авылдашларның күкрәкләренә Георгиев тасмасы беркетелде, әлеге акциянең барлыкка килү тарихы сөйләнде.