Ципьинская сельская библиотека - филиал № 1

“Тукай-халкыбыз горурлыгы”

“Сүнми торган йолдыз”исеме астында җылы һәм эчтәлекле әдәби кичә бөек татар шагыйре Габдулла  Тукай тууының 140 еллыгы уңаеннан “Халыклар дуслыгы” музеенда мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә уздырылды. Әлеге әдәби кичә төрле буын вәкилләрен — әбиләрне, апаларны һәм яшь буынны берләштерде. Чара барышында катнашучылар Тукай иҗатына мөрәҗәгать иттеләр, шагыйрьнең тормышы турында документаль фильм күрсәтелде. “Тукай-халкыбыз горурлыгы” дип исемләнгән китап күргәзмәсе тәкъдим ителде. Биредә укучылар өчен бигрәк тә Тукай премиясенә лаек булган шәхесләребез белән танышу укучыларыбыз арасында зур кызыксыну уятты. Районкүләм нәфис сүз осталары конкурсында катнашып җиңү яулаган укучыларыбыз Ахметова Айсылу, Ахметова Кәримә, Деммева Ангелина, Тукаева Юля үзләренең чыгышларын бүләк иттеләр. Кичәгә килүчеләр үзләре дә  бөек шагыйрьнең шигырьләрен яттан сөйләделәр, җырларын искә алдылар, әдәби батлда катнашып, шагыйрьнең биогорфисе һәм иҗатын ничек белүләрен дә тикшерделәр. Әлеге әдәби кичә татар халкының гимны булган “Туган тел” җыры белән тәмамланды.