Ципьинская сельская библиотека - филиал № 1

«В кругу друзей»

«В кругу друзей» исеме астында китапханә утырмасы яшьләр өчен“Библионочь -2026» “Китапханә төне-2026» Бөтенроссия акциясе кысаларында уздырылды. Әлеге акция Россия халыклары бердәмлеге елына багышланды. Укучыларны Россиядә яшәүче халыклар, аларның тарихы, мәдәнияте һәм гореф-гадәтләре белән таныштыру максатыннан төрле уеннар уздырылды, серле сандыктан кызыклы биремнәр үтәлде. Чара ахырында укучылар бердәм рәвештә Россия гимнын башкардылар.  Әлеге чарада төрле милләтән булган яшь буын дуслык, татулык һәм үзара хөрмәт кебек кыйммәтләрнең никадәр мөһим булуын тагын бер кат расладылар.