«Взгляд в трагическое прошлое»
19 апрель - геноцид корбаннарын искә алу көне. Шул уңайдан 10 сыйныф укучылары өчен «Взгляд в трагическое прошлое» исеме астында хәтер сәгате уздырылды. Әлеге хәтер сәгатенең максаты - Бөек Ватан сугышы елларында тыныч совет гражданнарына карата нацистларның һәм аларның ярдәмчеләренең җинаятьләре турында тарихи дөреслекне саклау. Хәтер сәгате барышында укучылар икенче Бөтендөнья сугышы куркынычлары турында белделәр. Нацистларның коточкыч рәхимсезлекләре, концлагерьлар һәм массакүләм атышлар турындагы “Нет забвению”исемле видеоязма тәкъдим ителде, шигырьләр укылды. Әлеге чара укучыларың берсен дә битараф калдырмады.