Центральная библиотека

"Туган ягым - Теләче"

30 июнь көнне Теләче җирлекара һәм балалар китапханәсе хезмәткәрләре Теләче гомумбелем бирү мәктәбенең  «Дуслык»  мәктәп яны лагеренда «Туган ягым — Теләче» дип исемләнгән туган якны өйрәнү сәгате үткәрделәр.

Чара барышында балалар Теләче районының бай тарихы белән таныштылар, истәлекле урыннары, мәдәни мирасы һәм танылган шәхесләре турында кызыклы мәгълүмат алдылар. Якташ язучыларыбыз әсәрләреннән өзекләрне сәнгатьле итеп укып, алар әдәбиятка карата  зур кызыксыну һәм мәхәббәт уяттылар.

Аннан соң укучылар «Знатоки родного края» викторинасында актив катнашып, белемнәрен сынадылар, “Мой край – Татарстан”дип исемләнгән ребус чиштеләр, татар халык мәкальләрен һәм әйтемнәрен искә төшерделәр.

«Тарих битләрендә Теләчем» дип исемләнгән китап күргәзмәсендә район тарихын, мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен чагылдырган бай эчтәлекле китаплар, альбомнар тәкъдим ителде. Әлеге күргәзмә аша балалар үзләренең туган якларының үткәне, горурланырлык традицияләре һәм мәдәни мирас белән якыннан танышу мөмкинлеге алдылар.