"Бердәмлектә безнең көч"
24 июнь көнне Теләче җирлекара китапханәсе хезмәткәрләре балалар өчен искиткеч күңелле җәйге очрашу оештырдылар. Әлеге чара «Татарстанда җәй» проекты кысаларында нәни дусларыбыз катнашында үтте.
Балалар төрле уеннарда катнаштылар, дәртле җырлар башкардылар, шигырьләр сөйләделәр. Эстафеталарда һәркем бик теләп катнашты. Бигрәк тә «Калакта бәрәңге», туп белән йөгерү, «Көнгерә», «Тупны тапшыр» һәм «Кәрзингә эләктер» кебек уеннарда балаларның көч-куәте, җитезлеге сыналды.
Җәйге айларда мондый чаралар балалар өчен аеруча әһәмиятле. Алар ял итеп кенә калмыйча, аралашалар, дуслашалар һәм яңа дуслар табалар. Максатыбыз — җәйне файдалы, мавыктыргыч һәм онытылмаслык итеп үткәрү. Чара бик күңелле узды: балалар уйнадылар, аралаштылар, рәхәтләнеп ял иттеләр.