Центральная библиотека

"Туган ягым сукмаклары буйлап"

19 июнь көнне Теләче үзәк китапханәсе хезмәткәрләре яшь укучылар өчен «Туган як сукмаклары буйлап» дип исемләнгән экологик сәгать үткәрделәр. Бу — туган як табигатенә багышланган белемле һәм мавыктыргыч очрашу иде.

Чара кысаларында балалар өчен «Тюлячка» ял паркы буйлап мавыктыргыч экскурсия оештырылды. Китапханәчеләр тарафыннан әзерләнгән интерактив программа нәни кунакларга паркның гүзәллеге белән хозурланырга гына түгел, ә табигать дөньясы белән якыннанрак танышырга да мөмкинлек бирде. Очрашу ахырында алынган белемнәрне ныгыту максатыннан, викторина һәм тематик, күңелле уеннар уздырылды.