Центральная библиотека

"Без бердәм, без Россия"

 

Теләче үзәк китапханәсе Россия көне уңаеннан “Без бердәм, без Россия” дип исемләнгән мәгълүмат сәгате уздырды. Чара барышында китапханәче бәйрәмнең барлыкка килү тарихы һәм илнең төп тарихи вакыйгалары турында сөйләде, балалар белән герб, флаг һәм гимнның әһәмияте хакында фикер алыштылар.

Шулай ук Россия халыкларының бай мәдәни тормышы турында сөйләштеләр: ил территориясендә яшәүче төрле милләтләрнең гореф-гадәтләре һәм халык һөнәрчелеге белән таныштылар. Балалар актив рәвештә “Ватаным минем – Россия” викторинасында катнашып, сорауларга дөрес итеп җавап бирделәр.

Китап укучылар өчен китапханәнең уку залында китап күргәзмәсе оештырылды.