Центральная библиотека

"Халкыбызның милли бәйрәме - Сабантуй"

Сабантуй – ул бәйрәм генә түгел, ул халыкның буыннан-буынга күчә торган тарихын һәм гореф-гадәтләрен чагылдыра. Ул халкыбызның рухи дөньясының, милли йолаларының матур бер үрнәге булып тора. Сабан туе – ул борынгы заманнардан килгән, тырыш хезмәткә багышланган, язгы кыр эшләренең уңышлы тәмамлануын билгеләп үтүче милли бәйрәм.

    6 июнь көнне Теләче үзәк китапханәсе хезмәткәрләре дә “Җәй Татарстанда” проекты кысаларында Сабантуй мәйданының кече сәхнә янында “Әдәби аланлык” оештырдылар. Әдәбият сөючеләр, китап яратучылар ихтибарына “Тукай халык йөрәгендә” Г.Тукайның тууына 140 ел тулуга, “Җәлил юлы – батырлык юлы” М.Җәлилнең тууына 120 ел тулуга , “Милләт бакчасының асыл затлары” якташ язучыларыбыз Нурислам.Хәсәнов, Сәйдә Зыялыларның 85 яшьлек юбилейларына багышланган күргәзмәләр тәкъдим ителде. Балалар бик теләп Тукай әсәрләрен яттан сөйләделәр, Җәлил шигырьләрен сәнгатьле итеп укыдылар, якташ язучыларыбызның әсәрләрен искә төшерделәр, “Тукай әкиятләренә ияреп” рәсем ясау буенча ярыштылар. Катнашкан һәркем истәлекле бүләккә ия булды. Китапханә хезмәткәрләре бу чара аша яшь буынга әдәбияткә сөю һәм туган телгә хөрмәт тәрбияләүне максат итеп куйдылар. Чара халкыбызның милли бәйрәмен рухи-мәдәни мирас белән баетып, балалар күңелендә онытылмаслык хатирәләр калдырды.