"Бердәмлектә безнең көч"
Ел саен җәйнең беренче көнендә Халыкара бәйрәм - Балаларны яклау көне билгеләп үтелә. Әлеге бәйрәмдә Теләче Җирлекара һәм Балалар китапханәсе хезмәткәрләре дә актив катнашты, алар китап укучыларны җәлеп итүгә юнәлдерелгән мавыктыргыч акция оештырдылар. Акция кысаларында китапханәчеләр балалар белән бергә быел юбилейлары билгеләп үтелгән бөек татар шагыйрьләре Г.Тукай, М. Җәлил әсәрләреннән өзекләр укыдылар, китап уку һәм китап белән дус булуның мөһимлеге турында сөйләделәр. Китап сөюче нәни дусларыбызга буклетлар таратылды, «Тылсымлы әкият геройлары» интеллектуаль уены һәм игътибар, хәтер һәм иҗади фикерләүне үстерүгә ярдәм иткән «Беләсезме сез, бу...» дигән викторина үткәрелде. Барлык катнашучыларга да бүләкләр тапшырылды.