Центральная библиотека

"Батырлык мәңге калыр..."

2026 ел Татарстан Республикасы Президенты тарафыннан Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елы һәм бөек татар шагыйре, Советлар Союзы Герое Муса Җәлилнең тууына 120 ел тулу уңаеннан, 21 май көнне район үзәк китапханәсе хезмәткәрләре Теләче урта мәктәбенең 8 нче сыйныф укучылары өчен «Батырлык мәңге калыр...» дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрделәр.

Китапханәче сөйләгәннәрдән балалар шагыйрьнең фронттагы кырыс көннәре, концлагерьларның фашист төрмәләрендә үткән коточкыч вакытлары турында белделәр. Анда Муса Җәлилнең бердәнбер коралы — аның шигырьләре булган. Каты җәзалаулар да, үлем камерасы да шагыйрьнең ихтыярын сындыра алмаган. Ул, чын герой кебек, Ватанына хыянәт итмичә, җәзалап үтерелгән.

Муса Җәлил исеме кешелеклелек һәм батырлык символы булып мәңгегә калды. Ул кайнап торган эшчәнлек белән тулы кыска, ләкин якты гомер кичерде.

Чара барышында укучылар башкаруында герой-шагыйрьнең шигырьләре яңгырады, Муса Җәлил иҗатына багышланган презентация күрсәтелде. Балалар зур кызыксыну белән викторина сорауларына җавап бирделәр.