Центральная библиотека

"Гаилә учагы янында китап белән"

15 май көнне Теләче җирлекара китапханәсе хезмәткәрләре Гаилә көне уңаеннан «Гаилә учагы янында китап белән» дип аталган җылы очрашу уздырдылар. Чарага «Яшь гаилә» клубы әгъзалары чакырылды, һәм кунаклар бу кичтән бик күп якты хисләр алды.

Кичәнең күңел ачу программасы бай һәм кызыклы булды. Чарада катнашучылар китапханәчеләр әзерләгән әдәби квест-уенда бик теләп катнаштылар. Очрашу барышында бөек шагыйребез  Габдулла Тукайның шигырьләре яңгырады, алар һәркемнең күңеленә үтеп кереп, рухи яктан баетты.

Бәйрәмнең аерым бер өлеше булып кул эшләре остаханәсе торды. Анда катнашучылар «Үзебез ясыйбыз» дигән мастер-класста бик теләп үзенчәлекле кул эшләнмәләре иҗат иттеләр, һәрберсенә күңел җылысын салдылар. Бу чара тагын бер кат раслады: китап һәм иҗат буыннарны берләштерә, гаилә традицияләрен тагын да ныгыта һәм җылыта.