Центральная библиотека

"Яшел даруханә-сәламәтлеккә юл"

Без күптөрле үсемлекләр дөньясында яшибез. Кешене гомер буе «яшел юлдашлары» – иң борынгыдан ашарга яраклы үсемлекләр генә түгел, ә дару үләннәре дә озата бара. 14 май көнне Орымширмә башлангыч мәктәбе укучылары өчен Теләче җирлекара китапханәчеләре «Яшел даруханә – сәламәтлеккә юл» дигән танып белү сәгате үткәрделәр. 

Чарада катнашучыларга үсемлекләрнең гаҗәеп һәм камил булуы, аларның үзендә бик күп серләр саклавы турында искә төшерделәр. Иң кечкенә үсемлектә дә кешеләрдәге төрле авыруларны дәваларга сәләтле бөек көч яшеренеп ятарга мөмкин. Китапханәчеләр укучыларны дару үләннәренең дәвалау үзлекләре, аларның күптөрлелеге, үләннәрне җыю, киптерү, саклау һәм куллану кагыйдәләре белән таныштырдылар. Кайбер авыруларны халык чаралары, безнең җирлектә үсүче һәм күпләргә яхшы таныш үләннәрдән төнәтмә һәм кайнатмалар белән дәвалау мисалларын китерделәр. Безнең әйләнә-тирәдә үсүче дару үләннәре —  тырнак гөл, тузганак, кычыткан, бака яфрагы һәм башка үсемлекләрнең файдалы үзлекләре турында сөйләделәр.

Ахырдан,  балалар җәйге каникул вакытларын файдалы һәм мавыктыргыч үткәрү максатыннан  өйләрендә укырга китаплар сайлап алдылар.