Центральная библиотека

Китапханәтөне

18 апрель көнне Теләче үзәк китапханәсе ел саен уздырыла торган «Библиотөн» Бөтенроссия акциясенә кушылды. Чара Россия халыклары бердәмлеге елына багышланды һәм чын дуслык, иҗат һәм мәдәни алмашу бәйрәменә әверелде. Акциядә катнашучылар җылы, дустанә атмосферада халыклар бердәмлегенә багышланган рәсемнәрне мавыгып буядылар, үз эшләренә күңел һәм җылылык өлешләрен салдылар. «Халыклар дуслыгы — ил байлыгы» исемле китап күргәзмәсендә илдә яшәүче төрле милләтләрнең гореф-гадәтләре һәм тарихлары турындагы басмалар тәкъдим ителде. Мондый очрашулар бер — берсен яхшырак белергә генә түгел, ә  Россиянең көче - аның халыклары бердәмлегендә икәнен тоярга да ярдәм итә.