"Мин бәхетле гаиләм белән"
15 май - Халыкара гаилә көне. Бу көн Россиядә 1994 елдан ирле билгеләп үтелә. Бу заманда һәр кешегә кайтып сыеныр өчен җылы учак, тыныч почмак булуы кирәк. Ни генә булмасын, кеше үз гаиләсе кочагында ял итә, рухи көч җыя. Әлеге дата уңаеннан Урта Мишә авылы мәдәният хезмәткәрләре махсус хәрби операция барышында батырларча һәлак булган авылдаш егетебезнең гаиләсенә очрашуга бардык. Илебезне саклап, үз гомерләрен биргән якташларыбызның көчле рухлыгына сокланмый мөмкин түгел. Чын күңелдән рәхмәт аларга. Авылдашыбызның данлы исеме чал тарихта, күңелләрдә мәңге сакланыр!