«Бөек сугыш – Бөек Җиңү»
Җиңү көне - ул хәтер көне. 2026 елда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгы билгеләп үтелә. Әлеге датага карата 5 нче май көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә «Бөек сугыш – Бөек Җиңү» дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшли башлады. Күргәзмәдә китапханә фондында булган сугыш темасын чагылдырган тарихи һәм әдәби китаплар тәкъдим ителде.