Среднемешинская сельская библиотека - филиал № 13

“Милләтемнең кояшы син, и моңлы, нурлы Тукай”

Салкын кыш үтеп, яз җиткәч, халкыбыз бөек Тукайның туган көнен билгеләп үтә. 26 апрель – бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көне. Тукай татар әдәбияты тарихына милли поэзиягә нигез салган һәм аның классик стилен тудырган бөек шагыйрь буларак кереп кала. Урта Мишә авылы китапханәсендә клуб белән берлектә татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан әдәби кичә үткәрелде. “Милләтемнең кояшы син, и моңлы, нурлы Тукай” дип исемләнгән китап күргәзмәсе куелды. Китапханәче Габдулла Тукайның һәркемгә – олыларга да, балаларга да бертигез кадерле шагыйрь булуын сөйләде. Чара барышында бөек шагыйрьнең тормыш юлы, иҗаты белән таныштылар, әсәрләрен кычкырып укыдылар. Аның китаплары туган якның матурлыгын, игелеген бәяләргә өйрәтә, мәрхәмәтле, гадел һәм кыю булырга өнди. Кичә Туган тел җыры белән тәмамланды.