Среднемешинская сельская библиотека - филиал № 13

Дөньякүләм «Татарча диктант»

Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан 2026 ел татар дөньясы өчен Габдулла Тукай елы дип игълан ителде. Шул уңайдан 24-26 апрель көннәрендә унберенче тапкыр уздырылачак Дөньякүләм «Татарча диктант» белем тикшерү акциясе бөек шагыйребез Габдулла Тукайның 140 еллыгына багышланачак. Бу масштаблы чара татар теленә битараф булмаган меңләгән кешене берләштерә. Акциядә һәркем катнаша кала. Чараның төп максаты – татар телен саклау һәм аны киң җәмәгатьчелек арасында популярлаштыру, грамоталылык дәрәҗәсен күтәрү, татар телен өйрәнүгә кызыксыну уяту, шулай ук татар халкының милли үзаңын һәм мәдәни үзенчәлеген ныгыту. Әлеге акциягә кушылып, Урта Мишә авыл китапханәсендә авылдашларыбыз белән татарча диктант яздык.