Среднемешинская сельская библиотека - филиал № 13

«Халыклар бердәмлеге - Россия көче»

Россия халыклары бердәмлеге елына багышланган «Библиотөн-2026» Бөтенроссия акциясе Урта Мишә авылы китапханәсендә дә үткәрелде. Быел акция «Халыклар бердәмлеге - Россия көче» девизы астында узды. Ел девизы илнең тарихи һәм мәдәни бердәмлеген ассызыклый, Россия Федерациясе халыкларының традицияләренә бердәмлек, үзара аңлашу һәм хөрмәт кыйммәтләрен гәүдәләндерә. Чарага килүчеләр өчен «Халыклар күп, ил бер» исемле тематик сәгать үткәрелде, “Россия- Бөек Ватаныбыз” –  дигән китап күргәзмәсе куелды.