Саушская сельская библиотека - филиал № 12

Г.Тукай «Эш беткәч уйнарга ярый»

28 май көнне Сауш авыл китапханәсендә бөек татар шагыйре Габдулла Тукай иҗатына багышланган  китаптан шигырләрен кычкырып уку оештырылды. Чара барышында Г.Тукайның «Эш беткәч уйнарга ярый»  шигыре укылды.  Китаплардан кычкырып уку- баланы дөрес тәрбияләү ысулларының берсе. Бу тыңларга, язарга, анализларга, фикер йөртергә, хыялланырга һәм уйлап табарга, идеяләр эзләргә һәм үз сорауларыңа чишелеш табарга мөмкинлек тудыра. Һәм, әлбәттә, бу дөнья балалар язучыларының иң яхшы китаплары белән танышу өчен менә дигән мөмкинлектә әле.