«Киләчәкне коррупциясез күзаллыйбыз»
Сауш авыл китапханәсендә «Киләчәкне коррупциясез төзибез»дигән файдалы сөйләшү сәгате булды. Катнашучылыр белән бергәләп вәзгыятьне, коррупция формалары, төрләре саналды, үз артыннан коррупция гамәлләренә китерә торган нәтиҗәләр турында сөйләшенелде. Яшьләр мөһим мәгълүматларны белделәр, фикер алышуда актив катнаштылар, үз фикерләрен әйттеләр, үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр. Чара барышында хөкүмәт тарафыннан аңа каршы көрәш буенча нинди чаралар күрелүен, яшь буынның коррупциягә каршы көрәштә ничек ярдәм итә алуын белделәр. Соңыннан катнашучылар намус белән яшәргә һәм законнарны үтәргә кирәк дигән нәтиҗә ясадылар.