«Күп укысаң- күп белерсең»
Барлык балалар да җәйне яраталар, чөнки бу елның иң якты һәм күңелле вакыты. Балалар өчен бу озак көтелгән каникуллар чоры, анда аларны җылылык, шатлык һәм уңай хис-кичерешләр көтә. 17 июнь көнне Сауш авыл китапханәчесе балалар мәйданчыгында балалар белән «Күп укысаң- күп белерсең» конкурс – уен программасы үткәрде. Чара уен формасында узды. Программага табышмаклар, эстафеталар, конкурслар, җәй темасына викториналар кертелгән иде. Балалар җәй турындагы табышмакларны чиштеләр, викторина сорауларына җавап бирделәр . Катнашучылар шулай ук җитезлек, кыюлык һәм зирәклек сынауларында да сынатмадылар. Чара бик мавыктыргыч, кызыклы һәм дустанә атмосферада үтте.